Богата Родина лесами. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Урманнарга бай илем

Каен урманына керсәң,
Чыга алырсың микән,
Ул ич матурлыгы белән
Күпләрне әсир иткән.

Нарат урманына керсәң,
Баш әйләнер сафлыктан.
Һавасын искә төшереп,
Сагынырсың азактан.

Имән урманына керсәң,
Шаулап каршы алыр.
Күпне күргән, ишеткән,
Яшәгәнгә күп гасыр.

Юкә урманы сихри,
Аны кортлар ярата.
Бал исен җилләр
Еракларга тарата.

Урманнарга бай булган
Гүзәл җирдә яшибез.
Эх, тын алуы иркен,
Тыныч булсын илебез.

Гузель Идрисова   20.05.2026 12:48     Заявить о нарушении