Капуста. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126052003890
Нәзек итеп турап,
Кәбестә тозлыймын,
Бер атнадан әзер булыр,
Суыткычка куярмын.
Кәбестә – файдалы ризык,
Күпләр аны үстерә.
Эх, кәбестә, кәбестә,
Ул бит безгә көч бирә.
Нигә безгә суши, роллы,
Төрле пиццалар,
Безнең ич үзебездә
Күп милли ашлар.
Винегрет дигән салат,
Үзе матур, үзе тәмле.
Тәмле булыр инде,
Ул бит кәбестәле.
Авыздан сулар килә,
Борщ сүзе ишетсәң,
Борщ яхшы булмый,
Әгәр бетсә кәбестәң.
Парда бәрәңге пешерсәң,
Кәбестәң әзер булсын.
М-м, нинди тәмле,
Телкәеңне йотарсың.
Кәбестә бәлеше ашасаң,
Көне буе елмаерсың,
Эх, кәбестә, кәбестә,
Әлдә син барсың.
Гузель Идрисова 20.05.2026 12:46 Заявить о нарушении