Любит, не любит. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126051504394
Ромашка таҗларын өзмә,
Ни гаебе бар аның?
Яратамы, яратмыймы,
Үзе әйтсен сөйгән ярың.
Ромашка, нәфис ромашка,
Кояш нурында иркәләнә.
Дулкынлана таҗлары
Җилләр иссә генә.
Мәхәббәт – ак ромашка,
Ул – сафлык пакълык.
Өзгәли күрмәсен үзәкне
Көтелмәген ялгышлык.
Гузель Идрисова 15.05.2026 13:33 Заявить о нарушении