***

Без китсэк тэ яна конне котлап,
Яшел чирэм чыгачак шытып.
Йорэгемдэ буген якты бер уй
Кунелемне тора жылытып.

Ямьсез уйлар качсын кунеллэрдэн,
Зарланудан безгэ ни файда?
Яна конгэ карап шатланыйк без,
Матурлыклар куреп доньяда.

Без китсэк тэ яшь агачлар усэр,
Тормыштан бит гыйбрэт алырлык.
Бу доньяда ботен бэндэне дэ
Аллах сынар, биреп авырлык.

Белэм, калыр жирдэ итагатьлек,
Ни буласын алда кем белгэн.
Вакытлыча яшибез бит жирдэ,
Ник куркабыз икэн улемнэн?

Балкарчадан Рафис КОРБАН тэржемэлэре


Рецензии