Син к тте ме мине йокламыйча?

Син к;тте;ме мине йокламыйча?
Т;р;з;не; янында утырып...
К;зл;ре;; яшьл;р тулдымы ик;н,
Ч;чл;ре;; вакытсыз к;меш кундырып?

К;;еле;д; нинди уйлар булгандыр,
Ш;м яктысы т;шк;нд; бите;;?
Юлларыма дога кылгансындыр
Кайтыр диеп бер б;хет ирт;д;?

Син к;тк;нсе;, ; мин — си;а ашкындым,
Синсез ;тк;н ;;р к;немне каргап.
Сине; с;ю; иде минем якты йолдызым,
Кайтыр юлны к;рс;тте ул янып.

Й;р;ге;не; ;;рбер тибешенд;
Исемемне ишет; иде;ме?
Аерылышу сынау гына диеп,
;з-;зе;не юата иде;ме?

Син к;тк;нсе;... К;зем к;р; минем,
С;ю тулы сине; карашы;ны.
Бар д;ньяны оныттырып, ;беп,
Юармын мин к;зе;н;н яше;не.


Рецензии
Син көттеңме мине йокламыйча?
Тәрәзәнең янында утырып...
Күзләреңә яшьләр тулдымы икән,
Чәчләреңә вакытсыз көмеш кундырып?

Күңелеңдә нинди уйлар булгандыр,
Шәм яктысы төшкәндә битеңә?
Юлларыма дога кылгансындыр
Кайтыр диеп бер бәхет иртәдә?

Син көткәнсең, ә мин — сиңа ашкындым,
Синсез үткән һәр көнемне каргап.
Синең сөюң иде минем якты йолдызым,
Кайтыр юлны күрсәтте ул янып.

Йөрәгеңнең һәрбер тибешендә
Исемемне ишетә идеңме?
Аерылышу сынау гына диеп,
Үз-үзеңне юата идеңме?

Син көткәнсең... Күзем күрә минем,
Сөю тулы синең карашыңны.
Бар дөньяны оныттырып, үбеп,
Юармын мин күзеңнән яшеңне.

Абульханов Фархад   07.05.2026 21:22     Заявить о нарушении