Кит р алдыннан мин йтеп калырмын

Кит;р алдыннан мин ;йтеп калырмын...
;ылы с;зем булсын юлдашы;.
;илл;р-бураннардан саклап й;ретсен
Авыр чакта булсын серд;ше;

Сагынудан саргаеп, ;зг;л;нг;н чакта,
Я;гыр булып и;с; кайгылар,
;ылы с;зем сине; и;н;ре;н;н сыйпап,
;аны;а д;валар табырлар.

Онытылыр диеп уйлый к;рм;, зин;ар,
Бу с;зл;рне елларга салырмын.
К;зге яфрак булып сине; т;р;з;;;,
Мин шул с;зем бел;н кагылырмын.

Син ялгызы; гына ты;лаган к;йл;рд;,
Ишетелер минем тавышым.
Шул тавышта — назлар, аерылу сагышы,
;;м м;х;бб;т диг;н язмышым...

Кит;р алдыннан мин ;йтеп калырмын,
Бу бер с;зд; — барлык гомерем.
Еллар х;теренн;н юып т;шерс; д;,
Й;р;кт; сакланыр кадерем.

Кит;р алдыннан мин ;йтеп калырмын...
К;зл;ре;не йомса; – мин килермен.
Шул с;з булыр сине; и; татлы т;ше; д;,
Уянганда сагышлы к;л;е;.


Рецензии
Китәр алдыннан мин әйтеп калырмын...
Җылы сүзем булсын юлдашың.
Җилләр-бураннардан саклап йөретсен
Авыр чакта булсын сердәшең

Сагынудан саргаеп, өзгәләнгән чакта,
Яңгыр булып иңсә кайгылар,
Җылы сүзем синең иңнәреңнән сыйпап,
Җаныңа дәвалар табырлар.

Онытылыр диеп уйлый күрмә, зинһар,
Бу сүзләрне елларга салырмын.
Көзге яфрак булып синең тәрәзәңә,
Мин шул сүзем белән кагылырмын.

Син ялгызың гына тыңлаган көйләрдә,
Ишетелер минем тавышым.
Шул тавышта — назлар, аерылу сагышы,
Һәм мәхәббәт дигән язмышым...

Китәр алдыннан мин әйтеп калырмын,
Бу бер сүздә — барлык гомерем.
Еллар хәтереннән юып төшерсә дә,
Йөрәктә сакланыр кадерем.

Китәр алдыннан мин әйтеп калырмын...
Күзләреңне йомсаң – мин килермен.
Шул сүз булыр синең иң татлы төшең дә,
Уянганда сагышлы көлүең.

Абульханов Фархад   06.05.2026 21:07     Заявить о нарушении