г р сине т ше керс м
К;;еле;д; калыр мо;-сагыш.
«Т;шемд; кемдер булды...» – диярсе;, –
«Шулкад;р якын, бигр;к таныш...»
Син эзл;рсе; шул таныш й;зне
К;зге я;гыр тамчыларыннан,
Т;нге к;кт; ялгыз янган йолдыздан,
Язгы г;лл;р а;кыган ;авадан.
Син уйларсы;, бу нинди мо;сулык?
Ниг; болай тынгысыз к;;ел?
Онытылган бер таныш к;й кебек,
Кем ;ырлаган, кайчандыр..мина т;гел.
Вакыт ;т;р, т;ш т; онытылыр,
Басылыр к;к к;;ел ярсуы.
Тик м;;гег; калыр шул сагыш,
Й;р;ге;д; – минем булуым.
Мин — сине; йокысыз т;нн;ре;,
Мин — й;р;кт; калган ялгыз мо;.
Онытырга тел;п т; оныталмассы;,
Мин — сине; и; татлы, и; сагышлы т;ше;
Свидетельство о публикации №126050306941
Күңелеңдә калыр моң-сагыш.
«Төшемдә кемдер булды...» – диярсең, –
«Шулкадәр якын, бигрәк таныш...»
Син эзләрсең шул таныш йөзне
Көзге яңгыр тамчыларыннан,
Төнге күктә ялгыз янган йолдыздан,
Язгы гөлләр аңкыган һавадан.
Син уйларсың, бу нинди моңсулык?
Нигә болай тынгысыз күңел?
Онытылган бер таныш көй кебек,
Кем җырлаган, кайчандыр..мина түгел.
Вакыт үтәр, төш тә онытылыр,
Басылыр күк күңел ярсуы.
Тик мәңгегә калыр шул сагыш,
Йөрәгеңдә – минем булуым.
Мин — синең йокысыз төннәрең,
Мин — йөрәктә калган ялгыз моң.
Онытырга теләп тә оныталмассың,
Мин — синең иң татлы, иң сагышлы төшең
Абульханов Фархад 03.05.2026 19:21 Заявить о нарушении