Син аман да качасы минн н

Син ;аман да качасы; минн;н,
Ниг;, диеп, бакмыйсы; к;зг;?
Ай боегып карый к;кт;н,
Серл;рен с;йл;п йолдызга.

Серл;ре;не ;илг; с;йлисе;,
Я;гыр булып ми;а тиясе;.
Тик к;зл;рем сине эзл;г;нд;,
Болытларга кереп кит;се;.

Ч;чл;ре;н;н сыйпап ;тк;н ;илне
К;нл;ш;д;н ;зем туктатам.
Карашы;нан кабынган учакны
Мин ;анымда м;;гег; качырам.

К;;еле;не; серле ишеген
Ачар идем, ачкычын тапсам.
Тик син аны бикл;п куйгансы;,
Ничек кен; капкасын каксам.

Юллары;а чыгып к;т;р идем,
Белс;м сине; кайдан ;т;се;.
Син – кояшым, ;мма шул кояш та
Болыт артына тиз кит;се;.


Рецензии
Син һаман да качасың миннән,
Нигә, диеп, бакмыйсың күзгә?
Ай боегып карый күктән,
Серләрен сөйләп йолдызга.

Серләреңне җилгә сөйлисең,
Яңгыр булып миңа тиясең.
Тик күзләрем сине эзләгәндә,
Болытларга кереп китәсең.

Чәчләреңнән сыйпап үткән җилне
Көнләшүдән үзем туктатам.
Карашыңнан кабынган учакны
Мин җанымда мәңгегә качырам.

Күңелеңнең серле ишеген
Ачар идем, ачкычын тапсам.
Тик син аны бикләп куйгансың,
Ничек кенә капкасын каксам.

Юлларыңа чыгып көтәр идем,
Белсәм синең кайдан үтәсең.
Син – кояшым, әмма шул кояш та
Болыт артына тиз китәсең.

Абульханов Фархад   29.04.2026 18:43     Заявить о нарушении