Наши корни. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №126042405066
Туып – үскән авылы
Һәркемгә якын, кадерле.
Тамырларыбыз шунда бит,
Яшәүебез шуңа мәгънәле.
Имән ныклы, тамырлары
Җиргә тирән үткән.
Ә каенны давыл ега,
Тамыры кыска икән.
Ничә буын нәселеңне
Беләсең яттан?
Алар – безнең тамырлар,
Дөнья шулай корылган.
Кайда кеше туа,
Шунда кирәк була.
Үз җиреңдә яшә,
Һавасын иркен сула.
Читтән бәхет эзләмә,
Ул бит аяк астында.
Үз җиреңдә ярдәм итәр
Хәтта, тамырларың да.
Гузель Идрисова 24.04.2026 14:09 Заявить о нарушении