Яшэу очен корэш. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшәү өчен көрәш

Бар да әйбәт булыр
Дип, үзебезне юатабыз.
Кинәт авырлык килсә,
Тынычлык югалтабыз.

Кәеф юкка чыккан,
Күзләр моңсуланган.
Караңгы, ямьсез көннәр
Бер дә бетмәс сыман.

Борчулы уйлар күпләп
Башка кереп тулганнар.
Вакыт туктап калган,
Кая сез, бәхетле минутлар?

Һәр күңелсез вакытның
Азагы була, ышан,
Түземлек белән көт,
Туар якты таң.

Җиң сызганып, көрәш,
Тырыш, өзмә өметеңне.
Шулай яулап алалар
Һәр зур җиңүне.

Гузель Идрисова   27.03.2026 13:33     Заявить о нарушении