Оныгым Элиза тэбикмэклэре

(Оныгыбызны сабыр гына эшкэ ойрэткэн, тэрбиялэгэн кодагыема мен, рэхмэт!)
 
Ураза гаете конне
Ойдэ пешэ тэбикмэк.
Олы-олы бу коймаклар
Табадан тошэ иплэп.

Элиза яулык бэйлэгэн
Бик ж,итез ул бу эштэ.
Алъяпкычы нинди матур!
Кыяфэте килешкэн!

Нэни генэ коймакларны
Табага сала ж,айлап.
Ал тостэге каурый белэн
Ослэрен ала майлап.

Таба чыжлый, коймак пешэ:
Элиза бик тырыша
Нэнэсе дэ тик утырмый:
Оныгына "булыша".

"Мин пешергэн тэбикмэклэр
Нэнэм, бик тэмле икэн!
Хэрчак шулай мине чакыр,
Коймак ашыйсын, килсэ!"

20 март, 2026 ел.


Рецензии