Уйнат йэрэк таннарын
Прошу простить за неудобства!
Главная страница http://stihi.ru/не поддерживает татарский шрифт.
Благодарю за посещение и чтение моих работ! С любовью, автор Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №126031508386
Даулы җилдәй кайгылар,
Шаулаган усал чорлар,
Артта калдылар – еракта,
Яра калдырып йөрәктә.
Түз син йөрәк: шашма-ташма,
Картлыктада син кирәк.
Гомер тауы текә булсада –
Кагучылар аны сирәк.
Текә тауның аргы ягы,
Бик бай уйга – хисләргә.
Йөрәк сокрый, истә яры –
Мескен! Белми нишләргә?
Дөрләп янган хисләрдә дә,
Яшьлек нурлары җемелди,
Ахыргы юлга киткәндә дә,
“Акланам”-дип, сәбәп эзли.
Китәсең яшьлек, кайтмаска,
Ташкын суыдай гөрелдәп,
Төтәсең күңел колларын,
Керфекләрдә мөлдерәп.
Тамса тамсын кайнар яшьләр,
Онытмый яшьлек язларын.
Бер яшьлектә, бер картлыкта,
Уйнатып йөрәк таңнарын.
15.03.2026.
Танзиля Амирхан 15.03.2026 21:09 Заявить о нарушении