Яшик риза булып ходайга
Доньяларда яшэп калырга.
Баш ватабыз бороннар жимерэбез
Юк атайдан сабак алырга.
Узебезне акыллылардан чутлапмы
Ишетми тиргэшэбез кай чак
Туры юлларны курми кузлэребез
Читкэ тайпылабыз чак чак.
Ярып ананын кайнар йорэклэрен
Утлар салабыз хич уйламый
Газиз балалар авыр бэрелсэ дэ
Жинел юллар ана сайламый.
Яшэунен жэме бетэр тосле мина
Белсэн купме юллар утэсен.
Гомерлэр шаулап.горлэп барганда хич
Уйламыйк эле без китэсен.
Энилэрне назга тореп.торенеп
Яшик риза булып Ходайга.
Ачы жиллэр тик килеп шакымасын
Озын гомер телик анага.
Искэ тошэр югалтулар кичергэч
Кайтарып тик булмас кирегэ.
Безгэ ин кадерле газиз жаннарны
Онытмый яшик сояргэ.
Свидетельство о публикации №126030107577