Идегэй морза тарихи риваятьлэр
Тар-мар итэ Боек Булгарны.
Э бу хикэядэ язам мин,
Алтын Урдадагы чорларны.
Сугышлар ул борынгыдан ук,
Була кискен, белми мэрхэбэт.
Ике як та дошман бер-берсенэ,
Жинелгэнгэ хэсрэт, жэрэхэт.
Нинди кыргый , явыз саналса да,
Бирелгэнне монгол калдыра.
Ана ясак тулэтсэ дэ,
Яшэу момкинлеген тудыра.
Алтын Урда билэмэлэрендэ,
Тормыш дэвам итэ иллэрдэ,
Элеккеге Булгар жирлэрендэ,
Яши, усэ Казан, Биляр дэ.
Идегэй морза синен исемен,
Дастаннарга кереп жырланган.
Тарих битлэрендэ синен кахарманлык,
Мэшхур вакыйгалар белэн уралган.
Боек Алтын Урданын син,
Сонгы идэрэсе, хэкиме.
19 ел буена хокем итеп,
Анын таркалуына син гаепле.
Кыяфэтен горур, кочле, затлы,
Чыгышын белэн изге нэселдэн.
Ислам динен алга этэргэн,
Торки телгэ Корьэн кучергэн.
Алтын Урданын житэкчесе,
Хэкимлектэ абруй казганган,
Себердэн алып Днепргэ кадэр,
Синен билэмэлэрен таралган.
Аксак Тимернен син оныгы,
Туктамыш ханнын кияве.
Бер-берегезгэ хыянэт итеп,
Кирэк булдымы гайбэт сойлэве?
Аксак Тимер Идегэйгэ бирэ,
Идэрэгэ Алтын Урданы.
Булешэ алмый шул жирлэрне,
Тухтамышнын сугыша уллары.
Тимурнын шэхси билэмэлэренэ,
Тухтамыш хан керэ яу белэн.
Тимур кичерэ алмый бу жинэятьне,
Уч алырга уйлый кан белэн.
Ул хэйлэкэр, тэжрибэле хэким,
Идегэйгэ тапшыра бу эшне.
Канкардэшлэр арасында кузгата,
Кан тугешле озак корэшне.
16 тапкыр очрашып сугышалар,
Идегэй, Тухтамыш, анын уллары.
Аксак Тимер коткысы белэн,
Аерылыша анын юллары.
Ахыр чиктэ Тухтамыш жинелэ,
Утерэлэр анын узен дэ,
Идегэйнен гаскэрлэре кочсезлэнэ,
Тарката шул Урда илен дэ.
Уйлап эшлиме ул, белмичэме,
Торки халык белэн сугышта.
Урыс кенэзлэренен дошманы,
Витовтны жинэ орышта.
Аксак Тимер белэн Тухтамыш хан,
Сихерлэнгэн кебек булалар.
Ботен халыкларны тар-мар итеп,
Мэскэк кенэзлеген тими узалар.
Нэтижэдэ Урда кочсезлэнэ,
Кочкэ керэ Мэскэу кенэзе.
Куликово кырындагы сугышта,
Алтын Урданын озелэ эзлэре.
Идегэйнен улы Нуретдин,
Тухтамыш ханны утерэ,
Э Тухтамышнын оныгы Кадербирде,
Идегэйнен гомерен бетерэ.
Нуретдиннэн канлы уч ала,
Тухтамышнын оныгы Исмагил,
Уз арада учле талаш,
Дэвам итеп бара гел.
Тарих кичерми ул халыкларны,
Уз язмышын эгэр таптаса.
Вакытында булган момкинлекне,
Узенэ каршы борып ясаса.
Жимермэгэн булсалар Боек Илне,
Уз куллары белэн ханнар , морзалар.
Буген дэген боек булыр идек , бэлки,
Болгенлеккэ тошмэс иде татарлар.
Ин сонгы бэягэ шэхес,
Ия була узгач гасырлар.
Тимур, Тухтамыш, Идегэй фетнэлэре булдымы икэн,
Торки халыклары очен зарурлар?
Идегэй дастанынын син батыры,
Ирешкэнсен анда мактауга.
Лэкин, синен илгэ хезмэтлэрен,
Лаек тугел буген хаклауга.
Хэзер дэ эле анлап бетермилэр,
Тарихчылар, галимнэр.
3 канкардэш, татар шэхеслэре,
Булган ахры юньсез, залимнэр.
М.Г.Габдрахманов, Пермь.
Свидетельство о публикации №126022300592