Гашыйклар язмышы
Халык купме жырлар юллаган,
Ярсып сойгэннэргэ мэхэббэттэ,
Тик кавышу насип булмаган.
Йосып белэн Зулейханы да,
Читлэп утми сою газабы.
40 ел котэ Йосып бэхетне,
Тик кавышу булмый азагы.
Фархад Ширинне ярата,
Бер курудэ ул гашыйк.
Ривэятлэрдэн безгэ мэгълум:
Мэхэббэт тубэлэре була кыйшык.
Олгерэ алмыйлар кавышырга,
Азгыннар аяк чала.
Шах Хосраунын нэфесе тошеп,
Ширингэ кармак сала.
Шулай тагы бер изге парны,
Котэ фажигалы хэлэкэт.
Гэделлек житми бит доньяда,
Ходай бирмэсэ бэрэкэт.
Кайс (Мэжнун) усэ Гэрэбстан илендэ,
Бал-майда гына йозэ.
Мэктэптэ бер очраткач Лейлэне,
Гашыйк булганын сизэ.
Куз тидерэлэр анын чибэрлегенэ,
Лейлэ ана куз сала.
Сою уклары йорэгенэ,
Утлы шырпы булып кадала.
Озгэлэнеп ярата Лейлэне,
Акылдан язган шикелле.
«Лейлэ» кара тонне анлатса да,
Карашлары утэ сойкемле.
Соенечле булмый мэхэббэте,
Кайска керми угет.
Хурлыклы кушамат тагалар,
Мэжнун, ягъни имеш, юлэрсегэн егет.
Тахир улгэн Зухра очен,
Тыя алмый йорэк хисен.
Насип булмый бергэ яшэргэ,
Язмыш ала аннан учен.
Тахир белэн Зухра бэхетсез,
Чумалар сою упкынына.
Тахирны агач мичкэгэ тыгып,
Ташлыйлар дингез дулкынына.
Бу бик кыска тэфсиллэр генэ,
Урнэк шул затлардан да.
Тарихи мэшхур парлар турында,
Язылган куп дастаннарда.
Эувэл дэ булган,явыз,кончелэр,
Шундый тэртип булган мохиттэн.
Сойгэн ярлар, мэхэбэтле парлар,
Мэхрум булган сою, бэхеттэн.
Шундый бер бэхетсез парны,
Хэзерге дэвердэ дэ белэм.
Яшьлек мэхэббэтен суга салып,
Ятларга булеп биргэн.
Соймэгез сез юлэрсенеп,
Тошмэгез шундый конгэ.
Акылдан алда ярсу йорсэ,
Бэхет килми беркемгэ.
Бу четерекле мэсэлэ , элбэттэ,
Монда момкин торле караш.
Тахир, Зухра мэхэббэтенэ,
Хыяллана хэрбер йонлы баш.
М. Габдрахманов, Пермь.
Свидетельство о публикации №126022300584