Китте балакайлар ут эченэ...
Римма Сагадеева (Тазетдинова)
Яу кырына газиз балаларын
Базы-елга калды озатып.
Ак каеннар, чал башларын иеп,
"Сау булыгыз!" диеп,баш какты.
Бур тавы да, ачуланган кебек,
Мон,суланып кашын ж,ыерды.
Бар табигать тынды, сагышланды:
Озатулар авыр, кыендыр...
"Дошман илгэ кермэсен!" - дип утенеп,
Елап калды газиз Туган як.
Китте балакайлар ут эченэ,
Тартмаса да анда кул-аяк...
Сугыш кырына таба киткэн уллар
"Кайтырбыз!" - дип вэгъдэ иттелэр.
Саубуллашып якыннары белэн,
Чит ж,ирлэргэ чыгып киттелэр.
Сугыш усал: гади кеше гомере
Анын, очен тик сан, суз генэ.
Югалтунын, ни икэнен белэ
Тик якыннар: "Йорэк, туз генэ!!!"
Болыннарда улэн чыга тиздэн,
Чэчэккэ кумелер аланнар!
Улэннэрдэ яуда ятып калган
Балаларнын, каны, мон,ы бар...
19 февраль 2026 ел.
Свидетельство о публикации №126022001445