Базар
Акбуре йорде — уйлары сагышлы.
Базар янында ишетте ул тавышлар:
Оргэннэр, чылбыр шыгырдый, сэгенеш — аh, Алла!
— И хокемдар, кочлелэрне; солтаны!
Без ач, бирче безгэ ике сояк — рэхмэт сина!
Хужа карады балтага, кузлэре утлы:
— Мин сезне улемнэн коткардым, и бурелэр!
Сезнен нэселне кырдым — аларга жэннэт булсын,
Э сез мина хезмэт итэсез, фани доньяда.
— Ярлыка, тэубэ, бер сояк кенэ бир безгэ!
Мэнге хезмэт итэрбез йортына, диненэ.
— Ярар, бер сояк бирэм дуртегезгэ,
Кем жинэр — шул ашар, кем улэр — ул кумелгэ.
Чылбырлар шыгырдады, ырылдашу, кан,
Кусалар аркаларны, бугазларны, йоннар.
Ин кочлесе — Хажи — чылбырны урап,
Буа башлады, колеп: — Элхэмдулиллэh!
Ялвардылар, еладылар, тузан эчендэ,
Лэкин Хажи тынмады — намаз укыйм дип?
Улделэр бертуганнар, рухлары китте,
Хажи бер узе кимерэ соякне — инде оченче ел.
Чыгып китте шэhэрдэн Акб;ре карт,
Авызында куян, кунеле шат.
Уйлады: — Эй, адэм баласы, нинди хайван!
Сояк очен тажын бирэ, ахмак, вэссэлам.
Киенэ эт тиресен, оныта ата-бабасын,
Донья малы очен рухын сата — бу намазсыз.
...Язды бу сузлэрне Жэhил эл-Балакави — кол, кузлэре тузанны куреп, нурны курмэгэн, колаклары эт оргэнен ишетеп, тынлыкны ишетмэгэн.
Свидетельство о публикации №126021903721