Яратам бэгерем яратам сине

   Яратам бэгерем яратам сине
   Кочагына очып кунам.
   Синен тылсымлы карашларында мин
   Бер сузсез бэгерем янам.

   Яратасым килэ яраттырасым
   Йолдыз куктэ кабынганчы.
   Офык сызыгыннан елмаеп безгэ
   Кояш иртэн калыкканчы.

   Канатлар куйдын минем иннэремэ
   Очарга бергэ таннарда.
   Салкын жиллэр очырып алып китсэ
   Табарсын мине кайларда.

   Талса синен минем канатларыбыз
   Тошэрбез кул буйларына.
   Сайрарбыз да жырларбыз бергэ кунып
   Сандугачлы талларына.

   Яратам бэгерем яратам сине
   Алыштырмам мин бер кемгэ.
   Нэфис кошлардай соелеп яшэргэ
   Насыйплар булсын хэр кемгэ.


Рецензии