Йока боз. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125111003533
Гел дөресен сөйләргә
Өйрәнгән кеше тормышта
Тиз ышанучан була,
Алдатуы җиңел, хәтта.
Карашында ихласлык,
Эчкерсез аның күңеле,
Ни сөйләсәң, шуны тыңлар,
Бәхәсләшмәс инде, билгеле.
Боз каты дип, дускай,
Ясый күрмә адым,
Йока булуы мөмкин,
Алып китәр агым.
Ышан, ләкин тикшер,
Мәкаль билгеле һәркемгә.
Ә күңел тыныч булыр,
Өйрәнсәк дөресен сөйләргә.
Гузель Идрисова 10.11.2025 11:43 Заявить о нарушении