Акыллы песи. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Акыллы песи

Акыллы песиебез бар,
Гел килә яратасы,
Якын кеше кебек,
Ул да гаилә әгзасы.

Шым гына тыңлый
Без сөйләшкәнне,
Урамга чыгып сөйләми,
Ярамаган хәбәрне.

Без ятсак, ята,
Тора, без торсак.
Төнлә шаулап йөреми,
Өйдә тынлык булачак.

Телевизор карыйбыз,
Утырып бергә,
Аңлыйдырмы, юктырмы,
Анысын үзе генә белә.

Чәй эчәргә чакырсак,
Йөгереп килә,
Өстәл артында үзен
Тыйнак тота белә.

Аркасыннан сыйпасаң,
Әзер мырылдарга,
Кинәт койрыгын күтәреп,
Болгый уңга, сулга.

Песидән җылы килә,
Утырса янәшәдә,
Песи белән күңелле,
Өйдә бәйрәм көн дә.

Гузель Идрисова   07.11.2025 10:25     Заявить о нарушении