Авылыма кайтам эле. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125110603700
Кочак тутырып чәчәк җыеп,
Яшел болыннарда йөрермен,
Кыр чәчкәләренә елмаеп,
Хуш исләрен иснәрмен.
Яшьлек эзләремә басып,
Тар сукмаклардан үтәрмен.
Яшьлегемнең матур җырларын
Хисләргә бирелеп көйләрмен.
Туган ягыма бер кайтам әле,
Сагыныуларымның юк чиге.
Каршылар туган авылым –
Балачакның алтын бишеге.
Пар канатлар куя безгә
Үсеп җиткәч, туган авылым.
Очып китәбез еракларга,
Әйләнеп кайтуларга – бер адым.
Үз ягым күңелемә якын,
Башка җирне ошатмасмын,
Сагынганда кайтып, күрергә
Газиз авылкаем исән булсын.
Туган ягыма бер кайтам әле,
Сагынуларымның юк чиге,
Каршылар туган авылым –
Балачакның алтын бишеге.
Гузель Идрисова 06.11.2025 11:55 Заявить о нарушении