Уртак шатлык. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Уртак шатлык

Аяк тавышыннан таный,
Йөгереп ишеккә килә,
Хуҗаның эштән кайтканын,
Гаҗәп, ул каян белә?

Көне буе берүзе,
Акыллы итеп яшәгән,
Өйне туздырмаган,
Кыен булса да түзгән.

Тәрәзгә якын килеп,
Утырган тышка карап,
Таныш йөз эзләгән,
Ә ул һаман юк, харап.

Ишек ачуга, песи
Сикерде хуҗа кочагына,
Бүлмә эче тулды
Икәүнең шатлыгына.

Песи мырлый, хуҗа җырлый,
Песигә дә бирелгәң аң,
Яшәүе рәхәт, күңелле,
Кемгәдер кирәк булсаң.

Гузель Идрисова   05.11.2025 11:44     Заявить о нарушении