Акыллы тэрэз. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125102103311
Һәр өйнең тәрәзе бар,
Тәрәз күп күрә.
Үткән – сүткәннең барсын
Күз алдыннан үткәрә.
Кем китә, кем кайта,
Кемнәр атлый бергә,
Тиз күреп кала да,
Аннары сөйли безгә.
Әй тырышып, омтыла
Ихтибарлы булырга.
Хәтта чиста йөзенә
Тир бәреп чыга.
Һәрчак безгә күрсәтә
Табигать матурлыгын,
Ачылып китсә, ишеттерә
Кошлар сайраганын.
Җил – давылдан саклый,
Кояш нурлары кертә.
Тәрәз булгач, рәхәт,
Безгә якты бүләк итә.
Гузель Идрисова 21.10.2025 11:34 Заявить о нарушении