Мысли управляемы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125102003175
Кешене уй бетерә,
Күбрәк булса начары,
Көне – төне уйлата,
Бармы соң аның ахыры.
Урман, кырлар буйлап
Мустанг йөри иркендә,
Үзенә үзе хуҗа,
Якын килми беркем дә.
Әмма кыргый атны
Җиңеп була, тырышсаң,
Кеше аттан көчлерәк,
Аңа ич бирелгән аң.
Кыргый атның дилбегәсен
Ныклап тотсаң кулыңа,
Сиңа ат буйсыныр,
Барсын эшләр, куш кына.
Барсына баш хуҗа,
Уйны да була җиңеп.
Матурларын гына калдыр,
Иләк аша үткәреп.
Уйларны тәртипкә салып,
Тырыш дөрес яшәргә,
Якты уй шифалы бит,
Энергия бирә безгә.
Гузель Идрисова 20.10.2025 11:34 Заявить о нарушении