Югары сыйфат. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125101703619
Элек өй салган чакта
Бөтен авыл катнашкан.
Хәтта балалар, ярдәмләшеп,
Аяк астында буталанган.
Ирләр бура тырыштырган,
Хатын – кыз мүк кыстырган.
Эшчеләрне сыйларга
Хуҗабикә казан аскан.
Өмәчеләр үзе белән
Азык кыстырып килгән.
Аз гына булса да,
Үзенчә ярдәм китергән.
Көлкеле, шаян сүзләр,
Кинәт җырлап җибәрүләр
Эшне җиңеләйткән,
Күтәрелгән кәефләр.
Гади булган халык,
Акча дип, хыялланмаган.
Ярдәмгә мохтаҗ кешегә
Арт белән борылмаган.
Бөек совет халкының
Сыйфаты югары булган.
Шуңа ич туган илем
Дошманны җиңә алган.
Гузель Идрисова 17.10.2025 11:53 Заявить о нарушении