Сафлыкка омтылыйк. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сафлыкка омтылыйк

Көзге дөресен сөйли,
Үз фикерен яшерми.
Күзгә карап әйтә,
Кеше аркылы җиткезми.

Кыеш булсаң, кыеш ди,
Турыны туры ди,
Чибәрлектән көнләшми,
Бигрәк матурсың ди.

Үзе ул тыйнак,
Тыныч тыңлый белә.
Беркемгә ишеттермәс,
Сереңне аңа сөйлә.

Бар шундый кешеләр,
Алдыңа басып, елмаялар,
Әгәр артыңа әйләнсәң,
Күрсәтәләр йодрыклар.

Сүзләр йөри һавада,
Бер тегеләй, бер болай ага.
Урап, яңадан кайта,
Ә кәеф юкка чыга.

“Тикшермә – тикшерелмәссең”,
Ходай сүзе акыллы гел.
Кеше сөйләмик, гаепләмик,
Беребез дә изге түгел.

Гузель Идрисова   17.10.2025 11:50     Заявить о нарушении