Река жизни. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125101303071
Гомер каян өйрәнде икән
Елгадай, гел агырга.
Әллә, шым гына уйланып,
Карап торды микән суга.
Никъ күрмәгән күлне,
Ул урынында тора ич,
Бертөрле булып кала
Һәр иртә һәм кич.
Гомер дә, елгага охшап,
Боргаланып ага.
Сикәлтәләр дә очрый,
Түзә язгы ташкынга.
Әй, бу гомер, гомеркәй,
Ашыгып, судай ага.
Кеше дә, аңа кушылып,
Мәҗбүр бергә агырга.
Ә шулай да, борчылма,
Моңсуланма, күңел.
Бар да әйбәт булыр,
Бу – вакытлыча хәл, бел.
Без бу фани дөньяда
Бары кунак кына.
Ә алда безне көтә
Тик шатлык кына.
Елганың азагы бар,
Ул кушыла диңгезгә.
Гомернең азагы юк,
Кешегә бирелгән мәңгегә.
Гузель Идрисова 13.10.2025 11:01 Заявить о нарушении