Коткаручы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Коткаручы

Тормыш булгач, әйе,
Була төрле чаклары.
Балан ачы, баланнан
Ачырак кеше язмышлары.

Кайдан көч алырга,
Кем аягына барып, егылырга?
Кем соң җавап бирер
Катмарлы сорауларга?

Ходай безне күзәтә,
Бер борчыла, бер куана.
Газиз әти – әни генә
Менә шулай хафалана.

Ходай безне кабул итә,
Ул аермый акка, карарга,
Начарсыңмы, яхшысыңмы,
Барыбер тели яратырга.

Кыю атлап, адым
Яса Ходай каршына.
Ходай дәшми, берсүзсез
Алыр җылы кочагына.

Иң мөһиме – якынай,
Калганы Ходай кулында.
Күңелең таза булса,
Өйрәтер ул барсына.

Гузель Идрисова   09.10.2025 11:47     Заявить о нарушении