Ходай булэге. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ходай бүләге

Ходай, кешегә җан керткәндә,
Матур күңел дә бүләк иткән.
Ул күңел тәүдә саф булган,
Аны кеше үзе үзгәртә икән.

Җиһандагы иң зур байлык
Кешегә тиккә бирелми.
Нәни бала ни өчен пакъ,
Ул начар уйлый белми.

Тирән яшеренеп ятса да,
Күңел барсын ишетә, күрә.
Һәрчак күңелеңне тыңла,
Ул тик яхшы киңәш бирә.

Чын күңелдән дип әйтәбез,
Теләкләр изге булганда.
Күңелеңне саклап яшә,
Тормыш юлын узганда.

Гузель Идрисова   08.10.2025 11:56     Заявить о нарушении