Кошлар киткэндэ. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125100203445
Тезелешеп, җылы якка
Кошлар очып киткәндә,
Моңсуландыра никтер,
Бушлык кала күңелдә.
Бәлки, борчылабыздыр,
Артларыннан озак карап,
Барып җитәрләрме соң,
Юллары озын, ерак.
Җәл, белеп булмый,
Азак, сорап хәлләрен.
Алар бит аңламый
Телефон элемтәсен.
Аерылышу һәрчак күңелсез,
Мөһим түгел, кем белән.
Әмма очрашулар да бар,
Көт һәм өметлән.
Гузель Идрисова 02.10.2025 12:08 Заявить о нарушении