Аккошлар. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125100203417
Аккошлар кайткан янә,
Күлнең өсте ямьләнде.
Бигрәк матур кошлар,
Килеп, күрегез әле.
Аккошлар су коена,
Канатларын какканда,
Меңләгән бәллүр тамчы
Җемелди кояш нурында.
Менә шундый гүзәллек
Кинәт юкка чыкты.
Тагын көз килгән,
Кошлар көньякка очты.
Бер кайтып, бер китеп,
Менә шулай яшиләр.
Ә иң мөһиме, онытмыйлар,
Кемгә дә кадерле икән
Туып – үскән җирләр.
Гузель Идрисова 02.10.2025 12:06 Заявить о нарушении