Мин елмаям сезгэ. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125081403376
Кояш берәү,
Ә без күмәк.
Аның җылысы
Һәркемгә кирәк.
Бигрәк киң күңелле,
Юмарт, искитәрлек.
Нурлар өләшә –
Барыбызга җитәрлек.
Дөньябыз якты,
Кояш булганга.
Кәеф тә күтәренке,
Рәхмәт йолдызга.
Изгелекле кояштай,
Балкып яшик.
Һәр очраган кешегә
Елмаю бүләк итик.
Гузель Идрисова 14.08.2025 11:58 Заявить о нарушении