Каен булсын сердэшен. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Каен булсын сердәшең

Кешедә сүз тормый,
Беркемгә сөйләмә сереңне.
Ак каенны кочакла,
Аңа ач күңелеңне.

Тын калып, тыңлар,
Сүзеңне дә бүлдермәс,
Ишетер дә, онытыр,
Башкалар берни белмәс.

Түземлеге һич бетмәс,
Син борчулы уйларыңны
Кичә сөйләдең бит инде
Дип, исеңә дә төшермәс.

Уй – хисләрең урманны
Урап, кире кайтмас.
Икәү генә белерсез,
Каеннан серең чыкмас.

Табигать – яхшы психолог,
Хәлне аңлый белә.
Кирәкле сүз әйтмәсә дә,
Тынычландыра белә.

Гузель Идрисова   11.08.2025 11:57     Заявить о нарушении