Одинокий лось. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125070303157
Поши тавышка арыды,
Бар да аяк астында чуала.
Үз уйларына чумып,
Тора алмый, тын гына.
Я, берәйсе килеп төртелә,
Ябалак кинәт кычкыра.
Инде тавыш бетте дисәң,
Тукран тукылдап утыра.
Я, тиеннәр сикерешеп,
Ботакларны селкетә.
Я, чинатып, тычканны
Төлке куып йөретә.
Аптырагач, поши, уфылдап,
Чыгып китте яланга.
Менә кайда иркенлек,
Менә кайда рәхәт җанга.
Туйганчы йоклап алды,
Карап утырды бер ноктага.
Күңелсез була башлады,
Ничек түзеп торырга?
Сүз дәшәсе килде
Берәй үткенчегә.
Беркем юк – тынлык,
Шом тулышты күңелгә.
Кинәт торып чапты,
Сүзләрен кычкырып алдан:
“Синсез яши алмыйм,
Каршыла мине, урман!”.
Гузель Идрисова 03.07.2025 11:37 Заявить о нарушении