Дорогу осилит идущий. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кеше сүзенә карама

Караван китеп бара
Кызу кояш астында.
Кая карама, ком,
Су калмаган тамчы да.

Туктап калырга ярамый,
Һәрбер адым кадерле.
Юлны җиңә – баручы,
Һәркемгә бу билгеле.

Дөя күнеккән эссегә,
Ул – чүл хайваны.
Атлап үтә ала
Ифрат зур араны.

Җайлап кына атлый,
Авыр йөген күтәреп.
Өстәвенә, аркасына
Хуҗа утырган менеп.

Дөя белә, сизә,
Оазис көтә алда.
Яшеллек, тәмле су,
Күләгә булыр анда.

Эт өрәме, юкмы,
Караванга барыбер.
Гел алга бара
Шулай яшәү дөрестер.

Биеклекләр яулаганда,
Карама кеше сүзенә.
Үзең теләгәнчә эшлә,
Ышан уңышка ирешүеңә.

Гузель Идрисова   01.07.2025 11:37     Заявить о нарушении