Гомер козе килэ кемгэдэ...
Кайчак аларны туктап утыртам
Юл читендэ бер апа кул суза
Апа утыр, дим алып кайтам.
Сабыр гына кереп утырды ул
Башын аска иеп тын калды
Анын мина сойлэгэн гыйбрэте
Буген менэ сезгэ юлланды.
Улыма, дип килгэн идем балам
Тик мина анда урын булмады
Кэефем юк, диде мина улым
Ишегендэ хаттэ ачмады...
Кучтэнэч оныкларга, дип алдым
Алып калчы балам, авыр бит
Бернидэ кирэкми, авыр булса
Бар энэ чуплеккэ ташлап кит...
Килэм ераклардан курермен,дип
Оныкларны биктэ сагынам
Лэкин сезнен салкын караштан
Атлап китэ алмыйм, абынам.
Мин бит сездэн ярдэм сорап килмим
Килэм курергэ, дип оныклар
Сезне табып, кадерлэп устердем
Хазер мина ишек ябылган.
Йорэгемнэн озелгэн балам син
Телим сезгэ бары изгелек
Жаным ничек эрнеп озелсэ дэ
Кунелемдэ тик матур телэк.
Бэлки минем бугенге халэтне
Бер кон килеп балам анларсын
Минем яшькэ житеп, картайгачтын
Кемнэрдэн сон жылы табарсын...
Гомер мизгел утэ дэ китэ ул
Козлэр килер озак коттермэс
Ни чэчсэн шуны алда урырсын
Ходай инде башкасын бирмэс.
Рэхмэтле мин булганыгыз очен
Яшим сез, дип мин канатланып
Хормэт итэ балаларым, диеп
Дус, якынга сойлим шатланып.
ЮК, ЮК беркемгэ дэ упкэлэмим
Бары гаеплим мин уземне
Бэлки ин кирэкле вакытында
Эйтэ алмый калган суземне...
Сина балам сойлэгэн сузлэрем
Калсын бары, диде телемдэ
Ышанам мин кадер тоярмын,дип
Тошлэремдэ тугел, онемдэ.
Апа тошеп калды, мин кузгалдым
Ник сон тормыш шулай корылган
Ник онытабыз газиз Энилэрне
Чыгып киткэч туган йортыннан.
Ана буген мохтаж жылы сузгэ
Тик хыялы тормышка ашармы?
Бер кон килеп кадерлэп устергэн
Балалары капка кагармы???
ЭНИЛЭР БИТ МЭНГЕГЭ КИЛМЭГЭН
БАЛАЛАРДАН ХОРМЭТ БУЛЫРМЫ
ИСКЭ АЛЫРЛАРМЫ ЭНИЛЭРЕН
ЭЛЛЭ АЛАР СОНГА КАЛЫРМЫ...
Свидетельство о публикации №125061403840