Мечта. Детские стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125061102813
Күләвекнең хыялы зур –
Диңгезне күрәсе килә.
Кояш аңа комачаулый,
Киптерә дә бетерә.
Яңгырлар явып тора,
Янә җыела күләвек.
Ул һаман бирешми,
Түземлеге җитәрлек.
Кояшны болыт каплады,
Су җыелды күпләп.
Шым гына агып китте,
Берәй елганы күзләп.
Елга белән кушылып,
Омтылды зур диңгезгә.
Максатка ирешәсең,
Тик кирәк нык теләргә.
Гузель Идрисова 11.06.2025 10:45 Заявить о нарушении