Случайности не случайны. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №125052903539
Искиткеч очрашу була,
Көтмәгәндә, кайчакны.
Йөз сиксән градуска
Борып куя язмышны.
Очраклы очрашулар
Очраклы түгел бер дә.
Барсы күктә уйланыла,
Тормышка аша җирдә.
Һәрчак әзер булыгыз,
Кинәт бүләк алырга.
Сихри бәхет кошы
Очып кунар алдыгызга.
Кемдер өчен ул – байлык,
Кемгәдер бөеклек кирәк.
Әмма, ярату сайлаучылар
Җир шарында күберәк.
Байлар да елый инде,
Бөеклек тә туйдыра.
Тик мәхәббәттә зур көч,
Ул бушлыкны тутыра.
Гузель Идрисова 29.05.2025 11:53 Заявить о нарушении