Бэхетемэ юлны табармын

Гомер буе сине эзлэдем мин
Каяларга бэреп йорэгем
Кайларда гына син йоресэндэ
Исэн бул, дип телэк телэдем.

Дулап искэн ачы жил шикелле
Килеп керден минем язмышка
Шатлык белэн тулды доньям, диден
Хич урын юк, хазер сагышка.

Бергэ язмышларны бэйлик эйдэ
Куркмый алмаштырыйк  тормышны
Бэлки ин бэхетле парлар булып
Узгэртербез язган язмышны...

Ялгызлык утыннан коткардын син
Йорэгемэ орден жылынны
Кочагына алып, син пышылда
Мин тоярмын синен тынынны.

Сихри сою белэн яратырмын
Кунел ишеклэрен ачармын
Бары синен канат астында мин
Бэхетемэ юлны табармын!!!


Рецензии