Интернет hэм кеше
Интернетта утырып, халык азды.
Ни телэсэ шуны яза кызык бит, дип,
Алдын-артын карамыйча, ирек бит, дип.
Берэу шигырь яза, икенчесе койли,
Оченчесе hич оялмый ялган сойли.
Дуртенчесе курыкмыйча сойли гайбэт,
Эйтерсен лэ бар да начар, тик ул эйбэт.
Бишенчесе мактана байлыгы белэн,
Алтынчысы алыптай саулыгы белэн.
Жиденчесе курсэтэ алдын, артын,
Сигезенченен йорэге тулы ялкын.
Жир шарында сигез миллиард халык яши,
hэркем бэхет, озын гомер, саулык тели.
Интернет пэрэвезенэ элэккэннэр
Тынычлыгын тэмам жуеп нидер эзли.
Берэу эзли тошемле эш арып-талып,
Икенчесе кирэк-ярак сатып-алып.
Оченчесе тамак ерта ялкынланып,
Дуртенчесе бутэннэргэ кармак салып.
Бишенчесе хэбэр котэ туганыннан,
Алтынчысы гел зарлана узганыннан.
Жиденчесе котэ ниндидер яналык,
Сигезенче утыра тэмам тан калып.
Саный китсэн, hэркемнен дэ уз максаты,
hэр халыкнын, hэр дэулэтнен яклар хакы.
Бер-беренэ пычрак атып, мэкер корып,
Алда нилэр курер сон бу Жирнен халкы.
Ясалма акыл дип купме ярышалар,
Тэраккый итэбез дип коч алышалар.
Уз акылыбыз хисабына яшэгэнче,
Ят акылдан нидер котеп ялгышалар.
Ясалма акыл барыбер ясалма ул,
Э кешенен уз акылы узе белэн.
Бик борынгы заманнардан бугенгэчэ
Кешелэргэ уз акылы ярдэм иткэн.
Ясалма акыл устерерме сон иген,
Саклый алырмы ул ныклап илнен чиген?
Мэктэптэ бирэ алырмы ныклы белем,
Саклармы ул hэр халыкнын туган телен?
Жавапсыз калган сораулар куп булса да,
Кешелэр hаман ярышта, эзлэнудэ.
Уз акылын эшкэ жигеп белем алган
Гаярь яшьлэр hэр олкэдэ кирэк безгэ.
Белемдэ - коч диеп бер дэ юкка гына
Эйтеп калдырмаган безгэ борынгылар.
hэрвакыт котеп алып белем бэйрэмен
Мэктэплэрдэ укысыннар шат балалар.
(23 нче апрель, 2023 ел)
@Марат Айбаш
Свидетельство о публикации №125012406954