Янгырлар тугел бер дэ

  Доньяны кара болыт каплаган
  Янгырлар ява шашынып.
  Янгырлар тугел бер дэ,эни елый
  Бердэн-бер улын сагынып.

  Монсуланса да кунел тырнаша
  Ачарга телэп кук йозен.
  Сортэ итэгенэ бит-йозлэрен
  Ишетергэ телэп сузен.

  Агармасын анамнын чэчлэре
  Ялгыш та яшеннэр сугып.
  Кояшка аркан салалмыйсын хич
  Болытка булмый тугып.

  Кара-кучкыл болытлар акса да
  Таммасын хич канлы яшлэр.
  Кулларына алып сабыйларын
  Кайтып тошэр бер кон яшлэр.

  Янгырлар булып яшлэре тама
  Кочалган ана баласын.
  Берэу дэ телэми болытларнын
  Йорэккэ яра саласын.


Рецензии