Молодость - это цветущий сад. Стихи на татарском я

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яшьлек – гөл бакчасы

Бакчамда алма җыям,
Кызылын сайлап кына.
Алмадай матур вакыт
Була яшь чакта гына.

Гөлләрем чәчәк атты,
Шиңәләр, су сипмәсәң.
Яшьлек заяга үтә,
Дөрес яши белмәсәң.

Яшьлек – гөл бакчасыдай,
Чәчәк ата гөрләп.
Янып, дәртләнеп яшә,
Шатлык алырсың күпләп.

Яшь чакта авырлыклар
Тиз үтеп китәләр.
Яңа үрләр яуларга да
Зур булмый киртәләр.

Яшьлектә җиңел бирелә,
Акыл җыярга өлгер.
Ходайга рәхмәтле бул –
Ул барсын күрер, ишетер.

Һәр кешегә бирелә,
Яшьлек – шәп мизгел.
Ике тапкыр килми,
Аның кадерен бел.

Көчең, теләгең булганда,
Биеп кал, әйдә.
Яшәүе нинди рәхәт,
Эх, күңелле яшьлектә!

Гузель Идрисова   24.05.2024 11:26     Заявить о нарушении