Ишимбайские сирени. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ишимбай сиреньнары

Сирень агачы утырттык
Изге теләкләр белән.
Шәһәребез матур,
Яшеллеккә күмелгән.

Бөек Җиңү килгәндә,
Сирень чәчәк аткан.
Икеләтә бәйрәм булып,
Күңелгә шатлык тулган.

Сиреньның хуш исләре
Кала буйлап таралган.
Бу бәхетле көннәрне
Солдат яулап алган.

Сиреньнарга сокланып,
Ветеран басып тора.
Күкрәгендә медальлар,
Баш иябез батырга.

Матур яшьлек елларың
Сиздерми үтеп китте.
Коточкыч сугыш
Иртә олыгайтты сине.

Бурычлыбыз синең алда,
Ни эшләсәк тә, аз булыр.
Синең белән горурлану
Йөрәктә мәңгегә калыр.

Солдатлардай тезелгән
Сирень куаклары.
Эх, күпме яугирлар
Яу кырыннан кайтмады.

Тарихка кергән майны
Сирень хәтерләтеп торсын.
Үткәнне һич онытмыйк,
Киләчәк якты булсын.

Гузель Идрисова   20.05.2024 11:42     Заявить о нарушении