Яшь капламасын кузлэрне
Калса да утта йорэгем.
Озелгэч туганлык жеплэре
Ярылды яшендэй кугем.
Яшлэр тугел каннар тамчылый
Яралар тирэн салынган.
Сакласам да йорэк жылысын
Арада булмас сагынган.
Гасырлар узгэрде курэсен
Танымый бала атаны.
Кайтырлар бер вакыт сагынып
Рэнжетэлэр ник ананы.
Кулларына алып кочарга
Телэсэлэр дэ сон булыр.
Кайталмыйсын кергэч гурлэргэ
Кузлэренэ яшлэр тулыр.
Хаталар балам куп ясала
Булмый тик тешнэп терсэклэрне.
Тозэткэндэ салган яраларны
Яшь капламасын кузлэрне.
Свидетельство о публикации №124032705650
