Яшлек белэн картлык корэшэ
Э син картлыгым иртэ килден.
Ачтын килеп минем ишеклэрне
Адресны каян син белден.
Оныталмыйм сезне туганнарым
Иртэн торсам кичлэрен котэм.
Эйтер сузлэрем бик куп жыелган
Гомер йомгагын сезсез сутэм.
Очырамаммы дип юлларда
Сулар бетсэ барам коега.
Янган йорэкне басмый суларым
Коннэн кон кунел ялгыз боега.
Туганымны калдырып китсэм дэ
Ялгыз читтэ рэхэт курмэдем.
Абындым барган туры юлда
Яшлек узган узем сизмэдем.
Уземне танымадым шул бер кон
Кара чэчкэ нигэ ак тошэ.
Телэсэм дэ кочем юк кайтырга
Яшлек белэн картлык корэшэ.
Кулыма бирде кэкере таяк
Картлык кочле,яшлекне жинде.
Карышып елап утырсам да
Яшлек кире кайтмас инде.
Кайтып сезне курэлмэсэм
Калырсын туганым йорэктэ.
Сагышны басып сулар ичэрмен
Кочлэрем беткэнче белэктэ.
Яз кояшым балкып янса да
Син картлыгым сиздерми килден.
Бик куп эшлэрем ятып калса да
Яшлегемне син тиз жинден.
Иртэн торгач та карыйм козгегэ
Картайдым,анладым узем дэ.
Башым эйлэнде,сузылып яттым
Энием чагылды куземдэ.
Матур доньядан киткэндэ кемнэр
Йорэккэ ачы утлар салмаган.
Без тугел,доньяда телэсэ дэ
Пэйгэмбэр дэ мэнге тормаган
Свидетельство о публикации №124031704062
