Ява янгырлар булып

  Янгырлар тугел яшлэрем
  Ташып чыга кузлэрдэн.
  Качан сагыш,хэсрэтлэр бетеп
  Нурлар сибэр йозлэрдэн.

  Куп сынау тошкэн ананын
  Кырау суккан чэчлэрен.
  Янган йорэккэ кушылып
  Шэмнэр яна кичлэрен.

  Озелгэн йорэк кыллары
  Югалтудан баласын.
  Дамбас яуларында ятып
  Кемнэр белгэн каласын.

  Жину булмый югалтусыз
  Туссен йорэклэребез.
  Янган аналар йорэген
  Юатсын сузлэребез.

  Шатлыктан кайнар яшлэрем
  Яусын янгырлар булып.
  Жину язлары житкэн буген
  Яшлэрем ага тулып.


Рецензии