Яшлегем

  Яшлегем кала еракларда
  Кумелеп алсу таннарга.
  Йорэгем эрнеп янганда
  Кем телэр мине анларга.

  Яшлегемне сагынып жырлыйм
  Сандугачларга кушылып.
  Тал-тирэклэрдэ канат кагып
  Сайрыйлар кошлар узышып.

  Сандугачлар жырын тынларга
  Кил эле син тал-тирэккэ.
  Монлы аларнын сайраулары
  Кайтара мине яшлеккэ.

  Тал-тирэклэр жилдэ сынмыйлар
  Сандугачлар кунып сайраса.
  Бергэ тирбэлербез талларда,
  Яшлегем сине сайласа.


Рецензии