Пичкэ ягып пешердем
Ап-актан ул киенеп.
Салкыннан саклады куп еллар,
Кумерен алдык иелеп.
Пич башында бала-чагалар,
Идэн тулы бэрэннэр.
Кыбырсып утырсан сизмисен,
Каздан житэ сэлэмнэр.
Бозавы артыннан сыеры,
Керэ иде иэреп.
Коту чираты житкэн саен
Атын чаптык иэрлэп.
Кайнар икмэклэр остэлдэге
Пешкэн иде пичлэрдэ.
Арка терэп,эштэн кайткач,
Утырдык без кичлэрдэ.
Сутелде азакы зур пичлэр,
Узгэрде шул тормышлар.
Газ кергэч,чапмый утын эзлэп,
Карлар ерып тырышлар.
Булмэлэр зурайса да купкэ,
Остэлгэ сыймый кунак.
Ун урынына ике бала,
Каян булсыннар тыйнак.
Сагынгач инэйнен икмэген,
Пичкэ ягып пешердем.
Кургэнне,уткэннэрне жыеп,
Исегезгэ тошердем.
Свидетельство о публикации №124012406709
