Очырашулар-мен алтын

  Хатлар язам балам сина
  Телефон булса да кулда.
  Донъяларым онытылды,
  Эшлэрем ята сулда.

  Эйтер сузне булмый эйтеп,
  Сузне борасыз сулга.
  Куйгач кесэ телефонын,
  Утырам батып уйга.

  Котэм тагын телефоннар
  Чакырганын янына.
  Яза идек инэйлэргэ,
  Кайталмаганда ялына.

  Кулларым  тоймый кэлэм,
  Кузлэр тапмый юллар.
  Ап-ак дэфтэр битлэренэ
  Ята узлэре уйлар.

  Торалдынмы, ашадынмы?
  Булды беренче юллар.
  Йорэктэ булган назларны
  Калышмый яза куллар.

  Хатларыма тамды яшлэр,
  Алып киткэн еракка.
  Исемдэ,чабата киеп,
  Тошкэн чаклар уракка.

  Чишсэм кунел хэтирэсен
  Анларсызмы балалар?
  Авыл тормышы авыр дип,
  Куплэр кайтмый калалар.

  Хатымны булеп буген
  Ишектэн керде улым.
  Очырашулар-мен алтын,
  Суздым балама кулым.


Рецензии