Умырзаям

  Язгы сулардай ургылып-ургылып
  Ага жырларым ташкындай.
  Моннар тулы йорэгем шашып тибэ
  Хыялым куккэ ашкандай.

  Умырзаядай моннарым уяна
  Йорэгемэ сою тулса.
  Кояшнын жылы нурында тирбэлэм
  Кубэлэгем очып кунса.

  Умырзаянын чэчэклэре тажлы
  Алдан белми килэчэген.
  Жырларым кунеллэрне юатса да
  Булэк итмэгез чэчэген.

  Тормышка гашик мин умырзаядай
  Ашыгам яшэп калырга.
  Язларым утеп житкэнче сары козлэрем,
  Назларын жыеп алырга.


Рецензии